Баулыда иң яхшы ишегаллары билгеле булачак
Күркәм традиция буенча Шәһәр көне алдыннан бәйгеләр үтә.
Шушы көннәрдә шәхси сектор йортлары арасында "Иң яхшы йорт яны территориясе" бәйгесе башланып китте. Шәһәр башкрама комитетында ярышта катнашырга теләүчеләргә берничә серне ачтылар: комиссия җиңүчеләр сайлаганда йорт яны территориясенең чисталыгына һәм төзеклегенә, коймаларның, капканың, гомумән, йортның тышкы кыяфәтенә игътибар бирәчәк. Заявкаларны түбәндәге адрес буенча бирергә мөмкин: Баулы, Җиңү мәйданы, 4-нче йорт, 22-нче бүлмә. Белешмәләр өчен телефон: 5-38-72. Бәйге нәтиҗәсе Шәһәр көнендә игълан ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев