Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда “әфганчылар” митингы узды

Баулыда интернационалист сугышчы һәйкәле янында Ватаннан читтә үзләренең хәрби бурычларын үтәүче россиялеләр истәлегенә һәм Әфганстаннанн совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгына багышланган митинг узды. Әлеге истәлекле дата алдыннан Баулы районында атна буе бу вакыйгада катнашучыларны данладылар, балаларга якташларыбызның батырлыгы турында сөйләделәр. Хәзерге вакытта районыбызда 104 әфганчы яши. Кызганычка каршы, әлеге дата...

Баулыда интернационалист сугышчы һәйкәле янында Ватаннан читтә үзләренең хәрби бурычларын үтәүче россиялеләр истәлегенә һәм Әфганстаннанн совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгына багышланган митинг узды.

Әлеге истәлекле дата алдыннан Баулы районында атна буе бу вакыйгада катнашучыларны данладылар, балаларга якташларыбызның батырлыгы турында сөйләделәр.

Хәзерге вакытта районыбызда 104 әфганчы яши. Кызганычка каршы, әлеге дата алдыннан кисәк кенә запастагы кече сержант Виктор Безенов тормыштан китте, Әфганда ул 1986-1987 елларда хезмәт иткән.

- Якташбыз Рәсим Гайнетдинов 1985 елның октябрендә һәлак булды. Аның исеме районыбызның интернационалист сугышчы монументында мәңгелештерелгән. Күп кенә якташлырыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнде, - диде үзенең чыгышында район башлыгы Альберт Хәбибуллин. - Без бу сугышта якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклашабыз. Үзенең интернациональ бурычын ахырга хәтле үтәүчеләргә дан.

Әфганчылар каршында районның хәрби комиссары Илшат Халитов, сугыш хәрәкәте ветераннары советы рәисе Флюр Сәлахов чыгыш ясадылар.

Митингтан соң интернационалист сугышчылар һәйкәленә гирлянда һәм чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев