Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда 4-5 октябрьдә Агач утырту көне узачак

Шимбә алтынчы мәртәбә Татарстанда "Агач утырту көне" акциясе узачак. Акциядә якынча егерме мең кеше катнашачак дип хәбәр итә "Татар-информ". 300 гектарга якын мәйданда миллион ярым үсенте утыртылачак. Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашуы Агач утырту көненең үзенчәлеге булачак. Баулыда урамнарны һәм скверларны яшелләндерү юнәлешендә актив эш алып барыла. Юлларны реконструкцияләү кысаларында...

Шимбә алтынчы мәртәбә Татарстанда "Агач утырту көне" акциясе узачак.

Акциядә якынча егерме мең кеше катнашачак дип хәбәр итә "Татар-информ". 300 гектарга якын мәйданда миллион ярым үсенте утыртылачак. Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашуы Агач утырту көненең үзенчәлеге булачак.

Баулыда урамнарны һәм скверларны яшелләндерү юнәлешендә актив эш алып барыла. Юлларны реконструкцияләү кысаларында Октябрь мәйданы урамының үзәк базар янындагы юл буенда 69 төп туя агачы, Пионер урамында, чиратлаштырып, 35әр төп юкә һәм миләш үсентеләре утыртылды. 30 төп агачны Ваһапов урамындагы Ленин һәйкәле янында утырттылар. Тынычлык урамында 150 каен, миләш һәм чыршы үсентеләре утыртылган, якын көннәрдә анда тагын 100 үсенте утырту планлаштырыла. Шәһәр башкарма комитеты яшелләндерү эшенә предприятиеләр һәм учреждениеләр хезмәткәрләрен җәлеп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев