Баулы Сабан туенда Ришат Төхвәтуллин җырлыячак
Танылган җырчының үсмер еллары Баулыдан ерак түгел генә уза. Ул Туймазыда туа, күрше Башкириянең Октябрьский шәһәрендә укый.
Яшь лирик тенорга танылганлык Ришат Ваһапов исемендәге татар җыры халыкара фестивалендә җиңүеннән соң килә.
Ришат кечкенәдән үк җырлый. Үзе баянда, гитарада, клавишалы уен коралларында уйнарга өйрәнә. Ул Октябрьскийның музыка училищесында укый. Филүс Каһиров концертларында катнаша. Хәзер исә үзе генә чыгышлар ясый.
Ул инде чын йолдыз, аны Мәскәүдәге Татарстанның сәнгать осталары концертына кертәләр, Казахстанга, Финляндиягә чыгыш ясарга җибәрәләр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев