Баулы районында Сабантуе 7-8 июньдә узачак
Татарстан президенты карары буенча татар халык бәйрәме Сабантуен үткәрү даталары билгеләнде.
Район үзәкләрендә һәм авылларда ул 7-8 июньдә узачак.
Икенче карар белән рус халык бәйрәме "Каравон"ны уздыру датасы да билгеләнде - ул 25 майда Лаеш районының Никольское авылында булачак.
Ә республика удмурт бәйрәме Гырон-быдтон быел җәен Баулы районында үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев