Баулы районында иң яхшы яңа ел бизәлеше буенча конкурска нәтиҗәләр ясадылар
Шимбә көнне Баулыда узган ярминкәдә җиңүчеләр дипломнар алдылар.
Авыл җирлекләре арасында беренче урын Кырымсарай авылы җирлегенә, икенче - Покров Урыстамак, өченче - Кызылъяр авылы җирлекләренә бирелде.
Авыл учреждениеләре арасында беренче урынны инвалидлар һәм өлкәннәр өчен йорт-интернат алды.
Шәһәр предприятиеләре арасында беренче урынга Баулы УТТсы лаек булды, икенчегә - "Баулынефть" идарәсе, өченчегә - ТЭЦ-16.
Бюджет оешмалары арасында беренче урында - "Семья" балалар приюты, икенчедә - 3нче санлы мәктәп, өченчедә - федераль казначейлык бүлеге.
"Иң яхшы Яңа ел бүләге" номинациясендә беренче урыннарга "Нефтестрой" ЧҖҖ, икенчегә - Баулы бораулар эшләре предприятиесе, өченчегә - шәһәрне төзекләндерү идарәсе, дүртенчегә - "Татанефть-Кабель" ЧҖҖ, бишенчегә - Баулы районыны электр челтәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев