Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында автомобиль янган

Баулы районында алты сәгать эчендә ике янгын теркәлгән.

21 июньгә каршы төндә Потапово-Томбарлы авылында бинада янгын чыккан, анда "Ока" автомашинасы куелган булган. Җылынып кабыну аркасында автомобиль астындагы печән янып киткән. Хуҗа җылынган машинаны бинага керткән булган, машина бөтенләй янып беткән.

Икенче янгын Баулының Транспортная урамында чыккан. Биредә торак йорт янган. Янгынчыларга хәбәр итүчеләр өйдә балалар булуы турында әйткәннәр. Янгынчылар шунда ук бу йортка барганнар, сөенечкә, анда бер кееше дә булмаган, бер кеше дә зыян күрмәгән. Коридор, туалет, чорма янган. Баулы районы буенча күзәтчелек бүлекчәсе дознавателе Илдар Мохтәсәров әйтүенчә, ут туалеттан чыккан инде, анда кыска ялганыш булган.

Фото: autotat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев