Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районына ТР гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко килде

Баулы районына эш визиты белән ТР гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Суржко Николай Владимирович килде. Ул узган ел су баскан торак пунктларны карады, язгы ташуга хәзерлек эшләре белән танышты.

Аннары Николай Владимирович гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында катнашты һәм җитәкчеләрнең, авыл җирлекләре башлыкларының игътибарын язгы ташу нәтиҗәләреннән саклану өчен барлык куркынычсызлык чараларын күрергә кирәклегенә юнәлтте.

- Төп игътибар үзәгендә кешеләр булырга тиеш, - дип ассызыклады Николай Суржко һәм синоптиклар фаразлары буенча, ял көннәрендә һаваның кисәк җылытуы, яңгырлар көтелүен әйтте. Һава торышының "сюрпризларына" әзер булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев