Баулы районы укучылары Ык буен чистартты
Халыкара экологик белем бирү көнендә районыбыз мәктәпләрендә, шул исәптән Кызылъяр мәктәбендә дә чаралар үткәрелде.
Башлангыч сыйныфларда укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтү буенча сыйныф сәгатьләре узды. Ә 5-11нче сыйныф укучылары, укытучылары җитәкчелегендә, дәресләрдән соң җирлектәге Ык буе территориясен чүп-чардан арындырырга чыкты. Әлеге экологик акция авылда ел саен үткәрелә, укучылар авылдашларына, елга буена чүп-чар ташламауларын үтенеп, мөрәҗәгать тә тараталар. Кызганыч, балаларның хезмәтен, үтенечен санга сукмаучылар Ык буена көнкүреш калдыкларын, кош-корт үләксәләрен ташлауларын дәвам итәләр. Быел да укучыларга капчыкларга бик күп чүп-чар җыярга туры килде. Аннары, укучылар, гадәттәгечә, авыл халкына, туган авылларын чүпләмәүләрен сорап, мөрәҗәгать өләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев