Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы укучылары компьютер артында утыруга шәп альтернатив вариант тапканнар (фото)

Кызылъяр авылы мәктәбендә әле дә тимурчылык хәрәкәте дәвам итә.

Укучылар дәрестән соң буш вакытларында тыл ветераннарына, ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итәләр: хәлләрен белеп, булышып кайталар. Мәсәлән, быелгы уку елында 5-11 сыйныф укучылары авылдаш апалары Нәдия Ханова, Гайшә Әхмәтшина, Зәрия Вәлиева, Гәлсинә Фәйрушина, Зөбәрҗәт Гаязова, Гөлсинә Хәйруллина, Рәшидә Ганиуллина, Рәҗибә Габидуллиналарның карларын көрәргә барганнар.

Әбиләрнең хәл-әхвәлләрен сорашу, сыйныфташларың белән аралашу өйдә компьютер белән телевизорга текәлеп утыруга шәп алмаш икәненә күптән төшенгәннәр Кызылъярда.

- Саф һавада йөреп кайткач, кәеф тә күтәрелә, баш та яхшырак эшли, - диләр укучылар үзләре дә.

Балаларга хезмәт тәрбиясе бирүнең мондый ысулын онытмаган укытучыларга әти-әниләр дә, өлкәннәр дә бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы