Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы җирлек башлыклары халык алдында чыгыш ясаячак

Бу атнада һәр көнне кичен 2013 ел нәтиҗәләре буенча район җитәкчеләре катнашында авыл җирлегендә яшәүчеләр җыелышлары узачак.

Беренче җыелыш бүген Александровка авылында 17 сәгатьтә булачак. Авыл җирлеге сайтында 2012 елга отчет урнаштырылган, анда "2013 елга мәсьәләләр" бүлеге бар. "Быел зиратларны, авыл эчендәге юлларны, биотермик чокрыларны төзекләндерү белән шөгыльләнәчәкбез. Ике клубның территориясен төзекләндерергә кирәк, су белән хәлне ачыкларга. Авыл хуҗалыгы, эшсезлек белән җитди рәвештә шөгыльләнергә. Спиртзаводны җибәрергә". Әлеге планнарның тормышка ашырылганы турында җыелышта беләчәкбез.

Сишәмбе 18 сәгатьтә шундый ук җыелыш Исергәп авылында, чәршәмбе 18 сәгатьтә - Кызылъярда, пәнҗешәмбе 17 сәгатьтә - Кырымсарайда, җомга 18 сәгатьтә - Новозареченскида булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев