Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы газетасы фотоконкурс җиңүчеләрен бүләкләде

"Минем сөекле җәнлегем" фотосурәтләр конкурсына йомгак ясалды. Призлы урыннарны Баулы шәһәренең 6нчы мәктәбе укытучылары Гүзәл Мохтарова һәм Зилә Тимаева яуладылар. "Хезмәткә дан" газетасы фотоконкурсны 14 октябрьдә игълан иткән иде. Анда катнашу өчен, газетаның электрон адресына кыскача аңлатма белән үзеңнең йорт җәнлегеңнең фотосурәтен җибәрү шарты куелды. Кайбер фотосурәтләр газетабызда, сайтыбызда һәм...

"Минем сөекле җәнлегем" фотосурәтләр конкурсына йомгак ясалды. Призлы урыннарны Баулы шәһәренең 6нчы мәктәбе укытучылары Гүзәл Мохтарова һәм Зилә Тимаева яуладылар.

"Хезмәткә дан" газетасы фотоконкурсны 14 октябрьдә игълан иткән иде. Анда катнашу өчен, газетаның электрон адресына кыскача аңлатма белән үзеңнең йорт җәнлегеңнең фотосурәтен җибәрү шарты куелды. Кайбер фотосурәтләр газетабызда, сайтыбызда һәм социаль челтәрдәге төркемебездә басылып чыкты. Конкурста бары тик газета абунәчеләре генә катнашырга тиеш иде. Газета ике приз билгеләде. Бер җиңүчене редакция сайлап алса, икенчесе интернетта тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ачыкланды.
Укучылар мәхәббәте призына - мобиль телефонга - 6нчы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Мохтарова лаек булды. Ул үзенең ике сөекле җәнлеген - Филимон һәм Боня кушаматлы песиләренең фотоларын юллаган иде.
Гүзәл әйтүенчә, мәчеләре бик тыныч, сабыр холыклылар икән, балалар аларны бик яраталар. Бу гаилә парында төп хуҗа ролен Боня үти. Аның сөйгәне Филимон - эре мәче, дүрт килограмм чамасы авырлыкта, бик акыллы.
- Без район газетасын бик яратып укыйбыз, - ди Гүзәл Мохтарова. - Аның аша райондагы һәм шәһәрдәге барлык вакыйгалар турында да белергә мөмкинлек бар. Шулай ук "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Бавлы-Слава труду" төркемендә безнең фотоларга "лайка"лар куючыларга да рәхмәт белдерәм.
Редакциянең төп призы - магнитола - 6нчы мәктәпнең рус теле, әдәбияты һәм музыка укытучысы Зилә Тимаевага тапшырылды. Ул шахмат уйнаучы Тёмка исемле песиенең фотосын җибәргән иде. Невская-маскарадная токымлы песи Тимаевлар гаиләсендә инде биш ел яши. Тёмычның (аны барысы да шулай дип атый) хуҗасы сөйләвенчә, ул бик ягымлы, шук песи икән. Бервакыт хәтта вареньелы табакка да төшкән булган.
"Хезмәткә дан" газетасының баш мөхәррире Азат Зиннуров җиңүчеләргә призлар тапшырды һәм редакциянең планнары турында сорауга, сер итеп кенә, яңа елда район газетасына язылучылар өчен яңа конкурс оештырылачагы турында белдерде. Нинди бәйге икәнлеген Яңа елда белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев