Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы коммунистлары Октябрь революциясенең еллыгын билгеләделәр

Һәр елны РФ коммунистлар партиясенең җирле бүлекчәсе әгъзалары Баулы шәһәренең Октябрь мәйданына Ленин һәйкәле янына җыела.

Быел да алар традициягә тугры булып мәйданга байраклар һәм канәфер чәчәкләре тотып килделәр. Аларны башта КПРФ бүлекчәсе рәисе Мәхмүт Гәрәев сәламләде. Аннары халык белән эшләү буенча партия оешмасы комиссары Рим Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Шулай ук сүз Геннадий Беляев һәм башкаларга бирелде.

Җирле бүлекчәнең иң актив әгъзаларын бүләкләделәр, митинг ахырында Ленин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X