Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы эчке эшләр бүлегендә музей ачтылар

Бүген Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлегендә хәрби дан музее ачылды.

Музейга экспонатларны актив рәвештә милиция ветераннары китергән. Кайбер документлар ведомствоның үзәк архивыннан бирелгән.

Музей бары ике ай эчендә җиһазландырылган. ТР буенча эчке эшләр министрлыгы конкурсында инде ул "Иң яхшы" музей номинациясендә икенче урын алырга да өлгергән. Иганәчелек ярдәмен "Баулынефть" идарәсе күрсәткән.

Эчке эшләр органнары ветераннарына һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан полиция бинасы буенча экскурсия уздырылды, чәй табыны оештырылды, бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев