Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда балаларның рәсем бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Баулыда мәктәп укучылары арасында уздырылган “Мин – Җиңү варисы” дип исемләнгән рәсем бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйге Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды. Нәтиҗә ясау балалар китапханәсендә булды.

“Балалар өчен оештырылган бәйгеләргә  бәя бирү бирү һәрвакыт авыррак,” – ди үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары Ландыш Субаева. – Һәр эш –үзенчәлекле, уникаль.

Рәсем бәйгесенә быел йөздән артык укучы үзенең иҗат җимешен китергән. Оештыручылар мәгълүматына караганда, узган елларда бу бәйгегә өч йөздән артык эш китерелгән булган. Уку елы азагында пандемия аркасында төрле чикләүләр кертелү балалар иҗатына да йогынты ясаган, күрәсең. Бәйгегә китерелгән рәсемнәрне 5-6 кешедән торган махсус комиссия карады. Алар барысы да – рәсем сәнгате укытучылары һәм остазлары.

Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары төрле чикләүләр белән узса да, бер бала да күңелсезләнеп утырмады, ди китапханә хезмәткәрләре. Чөнки алар үзләренең укчылары өчен дистанцион рәвештә онлайн-аралашу, викториналар, бәйгеләр һәм башка төрле бик күп чаралар үткәргәннәр.

Шушы көннәрдә үзәк китапханәдә бәйрәм чарасы оештырып, рәсем бәйгесендә җиңгән укучыларны бүләкләү тантанасы булачак. Нәтиҗәләр хакында соңрак хәбәр итәрбез.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X