Баулы хуҗабикәләренә шәп рецепт
Бүген Алма штруделе көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, катлы камырдан җайлы гына әзерләнә торган тәмлекәй рецепты тәкъдим итәбез.
Алма штруделе
200 грамм чүпрәсез катлы камыр.
Эчлек өчен:
250 грамм алма,
100 грамм кипкән җиләк-җимеш,
100 грамм кайнаган сөт,
50 грамм ак ипи валчыгы,
50 грамм әстерхан чикләвеге,
50 грамм шикәр комы,
1 йомырка,
½ чәй калагы корица,
1 апельсин кабыгы,
шикәр пудрасы,
2 аш кашыгы бал кирәк булачак.
Камырны турыпочмак формасында юка итеп җәяргә кирәк. Ә кипкән җиләк-җимешләрне кайнаган сөттә 20 минут томалап пешерәбез. Ипи валчыкларын, туралган әстерхан чикләвеген, пешкән җиләк-җимешләрне, чистартып туралган алмаларны, корица һәм кыргычтан чыгарылган апельсин кабыгын камырның бер ягына саласы. Камырның кырыйларын йомырканың бер өлеше белән майлагыз һәм рулет формасында төрегез. Аны майлаган табага салып, калган йомырканы өстенә сыларга кирәк. Алдан җылытылган духовкада 25-30 минут пешерәсе. Рулет пешеп чыккач, аны берничә урыннан тишеп, эретелгән бал саласы. Өстенә шикәр пудрасы сибеп, кисәкләргә бүләсе һәм табынга җылы килеш чыгарасы.
Чыганак һәм фото: https://vk.com/tatarashlary?w=club107801917
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев