Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында яңа мәчет ачылды

Салих авылында “Нәҗметдин” мәчетен ачу тантанасы булды

Мәчет якташыбыз Илдар Габдрахманов ярдәме белән төзелде. Истәлекле вакыйгада ул да катнашты.

Узган елның октябрендә башланган изге эшнең нәтиҗәсе күз алдында – заманча, биек манаралы күркәм мәчет, Салих авылына ямь биреп, ерактан ук балкып тора. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл дә  мәчет белән бер комплекс итеп төзекләндерелгән. Мемориалдагы исемлекне яңаны ясаганнар.

Барлык төзелеш эшләре Баулыда туып-үскән Илдар Габдрахмановның иганә ярдәме белән башкарылган. Аның бабасы Нәҗметдин Салих авылында яшәгән, Бөек Ватан сугышында һәлак булга. Мәчеткә, аның хөрмәтенә, “Нәҗметдин” дип исем биргәннәр. 

Изге эштән салихлылар да читтә калмаган: кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәткәннәр. Һәм менә ниһаять күптән көтелгән вакыйга – авыл халкы һәм бик күп кунаклар  мәчетне рәсми төстә ачу тантанасына җыелды. Ул авылдашлар очрашуына, Авыл көненә әверелде. Кунакчыл салихлылар мөхтәрәм кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар. 

Тантана Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитовның Коръән сүрәләре укуы белән башланды. Авыл халкының сөенечен уртаклашырга Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров, мәчет төзелешенең төп иганәчесе Илдар Габдрахманов, Диния нәзарәте, республика һәм район җитәкчелеге вәкилләре килде.

Татарстан Диния нәзарәтенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын җиткерде һәм Илдар Габдрахмановка Диния нәзарәтенең бердәмлек медален тапшырды. Мәчетне төзегән подрядчы оешмалар вәкилләре Диния нәзарәте рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Салих авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов Илдар Габдрахмановка авыл халкы исеменнән бүләк тапшырды. Чыгыш ясаучыларның барысының да фикере бер булды: иман йортына халыкның эзе суынмасын, азан әйтелеп, 5 вакыт намаз укылсын, дингә яшьләр дә тартылсын дигән теләкләр җиткерелде.

Әнвәр хәзрәт Хәмитов тәкъбир әйткәннән соң, кунаклар һәм авыл халкы изге йорт эченә уздылар, барлык уңайлыклар булган мәчеттә ике рәкәгать намаз укыдылар.

Аннары кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар һәм мәчет янында корылган мул табын артында район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концертны карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев