Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында чәчү кампаниясе төгәлләнү алдында

Баулыда язгы кыр эшләре 70 процентка башкарылган. Беренчеләрдән булып уҗым культураларын чәчүне “Бәкер” һәм “Кыямов” крестьян- фермерлык хуҗалыклары төгәлләгән. “Баулы-информ” корреспонденты районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе озатуында “Берлек” хуҗалыгы кырларында булып, чәчү барышы белән кызыксынды, басуда эшләүчеләр белән аралашты.

Фазылҗан Әхмәтҗанов та ел саен басуда чәчү эшләрендә катнаша. Эшче сүзләренчә, техника төзек, чәчү чималы җитә, ягулык белән тәэмин итәләр.   
 – Техникалар, орлыклар җитә, чәчү әйбәт кенә бара, бар да яхшы, – ике дистә елдан артык тәҗрибәсе булган Фазылҗан Әхмәтҗанов. Хуҗалыкта ул алыштыргысыз эшче. Чөнки кирәк икән зур машина руленә утыра, кирәк икән тракторларны иярли. – Быел да бөтен нәрсәгә җитешеп барабыз. Эш баргач, күңелләр дә күтәренке була,  ашаталар әйбәт кенә. Бүгенге көндә мин агрегатларга чәчүлек орлык ташыйм. 
Чәчү барышын “Берлек” хуҗалыгының тәҗрибәле агрономы Мөхәммәт Моратхуҗин белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов та карап чыктылар. Быелгы кырауларның уҗымнарга зыян китермәвенә дә сөенә алар.
– Барлыгы 5070 гектарда чәчү эшләре башкарырга тиеш идек. Шуның 2927 гектары бөртекле культуралар игәбез, 2033 гектары азык культуралары. Язгы чәчүне җитәрлек күләмдә чәчүлек орлыклары туплап, оешкан төстә башлап җибәрдек, – ди Мөхәммәт Моратхуҗин. – Әйтеп үтәсем килә, быел уҗым культуралары бик әйбәт сакланды. Канәгатьләнмәслек бер нинди чәчү мәйданы булмады. Барысы да яхшы билгесе белән билгеләп үтәргә була. Бүгенге көнне бөртекле культураларны чәчеп бетерү алдында торабыз. Барлыгы 140 гектар мәйданда бодай чәчеп бетерәсе бар, аннары салкыннар булу сәбәпле, кукурузга тотынмаган идек. Тиздән аны да чәчә башлаячакбыз. Бөртеклеләр чәчелеп бетү алдында. 140 гектар чәчәсе калды. Аны 2-3 көндә тәмамларбыз диеп уйлыйм. 
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасының 24 май санында укырга мөмкин булачак.
Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев