Баулы районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады
Кызылъяр мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булды.
Быел Кызылъяр мәктәбендә чыгарылыш укучылары – 26, җидесе унберенче сыйныфны тәмамлый (аларның барысын да кызлар), 19ы – тугызынчылар. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә игътибар үзәгендә нәкъ менә алар булды.
Бәйрәм программасын да укучылар үзләре әзерләгәннәр – чара бик кызыклы һәм дулкынландыргыч килеп чыкты. Биюләре генә ни тора! Башкача була да алмый, чөнки чыгарылыш сыйныфы кызлары авыл мәдәният йортында Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендә эшләүче "Асылташ" хореография коллективына йөриләр. Ә 9нчы сыйныф егетләре – физкультура укытучылары Илдар Фатыхов җитәкчелегендә Баулы районы данын яклап, төрле ярышларда бил алышучы, призлы урыннар алучы яшь көрәшчеләр.
Бер сүз белән әйткәндә, быелгы чыгарылыш укучылары – төрле яклап сәләтле балалар. Моны мәктәп директоры Альбина Әминова тәбрикләү чыгышында да билгеләп үтте.
"Кызларым – йолдызларым, егетләрем – алтын бөртекләрем, – дип мөрәҗәгать итте ул чыгарылыш укучыларына. – Сез мәктәп тормышында зур роль уйнадыгыз, бигрәк тә 11нче сыйныф кызларына әйтәм. Мондый чыгарылыш ел саен булып тормый. Менә шул тырышлыгыгызны, уңганлыгыгызны беркайчан да ташламагыз һәм аны үстерегез. Кая гына барсагыз да, тагын да матуррак йолдызлар булып янарлык итеп, Кызылъярны яктыртырлык итеп, бар көчегезне куегыз. Сездә ул көч бар".
Укучыларны район җитәкчелеге исеменнән Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов тәбрик итте.
"Сезне олы тормыш көтә – өлкәннәр ярдәменнән башка карарлар кабул итү һәм алар өчен җаваплылык тою чоры. Киләчәктә сезнең, сыйфатлы белем алып, һөнәр ияләре булуыгызны телим, чөнки профессиональ кадрлар һәр җирдә кирәк", – дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга.
Чыгарылыш укучыларын мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары Гөлүсә Хафизова, Кызылъяр мәчете имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов, авыл мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин, әти-әниләр исеменнән Гөлназ Нуретдинова, Рафис Баһаутдинов, укытучылар Миләүшә Миңнуллина, Лилия Миңнегәрәева, Гүзәл Җиһангәрәева, Альбина Гыйбадуллина, 1нче һәм 4нче сыйныф укучылары да котлады. Чыгарылыш укучылары үзләре дә укытучыларына, мәктәп хезмәткәрләренә җылы теләкләрен җиткерделәр һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.
Традициягә кергәнчә, ахырда соңгы кыңгырау чыңлады. Бәйрәмдә күпләрнең, бигрәк тә әти-әниләрнең күзләренә яшь тулды. Укучыларның беренче укытучылары сөйләгәндә, аеруча күңелләр тулды.
"Әле кайчан гына 1нче сыйныфка бәләкәй генә шаян-шук малайлар һәм кызлар булып килгән идегез. Ә бүген сез авылыбызның асыл егетләре һәм кызлары булып үсеп җиттегез", – дип мөрәҗәгать итте укучыларга башлангыч сыйныф укытучысы Миләүшә Миңнуллина.
Укучылар өчен дә дулкынландыргыч көн бүген.
"Безнең өчен мәктәп уку урыны гына түгел, ул безнең икенче өебез кебек булды. Безнең мәктәптә иң әйбәт укытучылар, бик яратабыз аларны. Алар да безне гел кайгыртып тордылар, – ди 11нче сыйныф укучысы Адилә Миңнуллина. – Сыйныфташларымның, имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен телим. Киләчәктә бер-беребезне онытмыйк, дус булыйк".
Бердәм дәүләт имтиханы өчен борчылу да бар укучыларда. 28 майда алар беренче сынауларын тапшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев