Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы фельдшеры: «Медицина юлын сайлаганга үкенмим»

Июнь аеның өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Салих авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Миләүшә Шәймәрданованың да һөнәри бәйрәме ул.

Миләүшә Абдулварис кызы Шәймәрданова тумышы белән Салих авылыннан. Кечкенәдән, дус кызлары белән табиблы уйнап, медицина хезмәткәрләренә кызыгып үсә ул. Өстәвенә әтисе ветеринар була.

“Әтием эштән кайтып керү белән, аның өстеннән дару исләре аңкып тора иде. Миңа шул исләр бик ошый иде. Үзем дә шул дарулар тирәсендә эшләү турында хыяллана башладым. Тик малларны түгел, ә кешеләрне дәвалыйсым килде", – ди язмабыз герое.

8нче классны тәмамлагач, кыз Бөгелмә шәһәренең медицина училищесына укырга керә. Уку йортын 1987 елда “Балалар дәвалау-профилактика учреждениеләре шәфкать туташы” белгечлеге буенча уңышлы гына тәмамлап чыга һәм юллама буенча Саба район үзәк хастаханәсенә эшкә китә. Берничә елдан язмыш җилләре аны туган якларына алып кайта. Миләүшә Абдулварис кызы Баулы район үзәк хастаханәсендә реанимация бүлегендә эшли башлый. Авылдаш егете Илмир белән гаилә корып җибәрә.  Үз көчләре белән йорт салып керәләр, мал-туар асрап гомер итәләр. Шәймәрдановлар ике бала үстергәннәр: Илгиз белән Эльвинага төпле тәрбия һәм белем биреп, аларны олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүгенге көндә алар Казан шәһәрендә яшиләр, эшлиләр. Уллары гаиләле, бер оныклары бар Шәймәрдановларның. Сүз уңаеннан, киленнәре дә медицина хезмәткәре. Миләүшә Шәймәрданованың  бертуган апасы да, лаеклы ялга чыкканчы, авылда фельдшер булып эшләгән, ә каенанасы – ветеринар.

Миләүшә Шәймәрданова Салих фельдшер-акушерлык пунктында 2015 елдан бирле хезмәт куя.  Ул –авыл халкының ихтирамын яулаган шәфкать туташы. Аның карамагында – 105 кеше, икесе – 17 яшькә кадәрге бала.

“Һөнәремне бик яратам, медицина юлын сайлаганга бер дә үкенмим. Кирәк чакта авыруларыма беренче ярдәм   күрсәтә алсам, мин шуңа бик шатмын", – ди шәфкать туташы. 

Авыл “табибының” эш көне нормага салынмаган. Алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, кар-буранга, коеп яуган яңгырга карамыйча, ярдәмгә ашыга. Аларга ял да, бәйрәм дә юк.

"Гаиләм – иң ышанычлы тылым, тормыш иптэшем һәрчак ярдәм итә, кирәк чакта мине вызовка илтеп куя. Ул МЧС та эшли, шуңадыр да минем хәлемә керә", – ди Миләүшә Абдулварис кызы.

Медицина хезмәткәре дару белән генә түгел, тәмле теле белән дә дәвалый. Ул үзенә күрә психолог кебек тә.

"Шәфкать туташы авыруларның моң-зарларын тыныч кына тыңлый белергә, үз эшенә җаваплы карарга, тыйнак, намуслы булырга тиеш", – ди язмабыз герое.

Миләүшә Шәймәрданова бу сыйфатларның барысына да ия. Авылдашларының сүзләре – моңа дәлил.

"Мин Баулыда яшим, әнием Нәҗибә Вәлитова Салих авылында гомер итә, 89 яшьтә, – дип сөйләде Гөлфия Даутова. –Өлкән яшьтәге кешенең әле бер җире, әле икенче җире авыртмый тормый, кан басымы уйный. Һәрвакыт авылыбыз фельдшеры Миләүшә ярдәмгә килә, Алланың рәхмәте яусын аңа. Төн дими, көн дими, йөгереп килеп җитә.  Уколын кадап, тынычландырып, шифалы матур сүзләре белән юатып китә. Карт кешене бит йомшак сүз дә терелтеп җибәрә. Киләчәктә дә безнең Миләүшәбезгә авыл халкының ихтирамын тоеп эшләргә, гаиләсе белән тигез яшәргә насыйп булсын".

Авыл халкы мондый ихлас рәхмәт сүзләрен күп әйтте.

"Мин пенсия яшендә, шуңа төрле чаклар була. Сәламәтлек буенча Миләүшәгә мөрәҗәгать итәбез, беренче ярдәмне ул күрсәтә. Һәрвакыт шулай ачык йөзле булып, исән-сау эшләсен", – ди Рәшидә Гыймаева.

"Әниебез мәрхүм, Салихта әтием яши, аңа 91 яшь. 15 ел аны иптәшем белән карыйбыз. Чирләп китсә, Миләүшәгә хәбәр итәбез, үзем өчен дә консультация алып торам. Ул безнең туганыбыз шикелле. Көн дими, төн дими, килеп җитә, ачык йөзле, мәрхәмәтле, үз эшенә бик җаваплы карый. Бик зур рәхмәт Миләүшәгә. Ходаем аңа исәнлек, бәрәкәтле тормыш бирсен", – дип, ихлас теләкләрен җиткерде Рузалия Таһирова.

"Мин Миләүшәгә бик рәхмәтле. Син минем коткаручым дим мин аңарга. Чир белән кара-каршы калганда, тәүлекнең кайсы вакыты булса да, йөгереп килеп җитә, ярдәм күрсәтә, киңәшен бирә, – ди Гөлия Зариева. – Әнием дә, безнең бәхеттән әле ярый Миләүшә бар, аның куллары да шифалы, дип куана. Һәрвакыт ачык йөзле, тыйнак, игътибарлы, бик тә кешелекле, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы медицина хезмәткәре ул безнең Миләүшәбез. Аңа ныклы сәламәтлек, гаиләсенә иминлек, озак еллар куанып эшләвен телибез".

Быел Салих авылы фельдшер-акушерлык пунктында, сәламәтлек саклауның башлангыч звеносын модернизацияләү программасы кысаларында, капиталь ремонт үткәрелгән.

"Пластик тәрәзәләр куйдылар, идәннәргә линолиум җәйделәр, түшәм һәм стеналарны да ясадылар, яңа электр үткәргеч суздылар, яңа җиһазлар бирергә тиешләр, – ди Миләүшә Шәймәрданова. – Ремонтан сон кабинетлар матурайды, яктырды, җитәкчелеккә зур рәхмәт. Эшләү өчен бөтен шартлар да бар. Принтерлы  булдым әле, анын өчен Илдар Нуруллович Габдрахмановка бик зур рәхмәтлемен". 

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Миләүшә Абдулварис кызы барлык медицина хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, сабырлык һәм уңышлар тели.

Фото: Миләүшә Шәймәрданова шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев