Баулы кызы ат спорты белән шөгыльләнә
Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан, Кызылъяр мәктәбе укучысы, 13 яшьлек Эльза Кашапова белән очрашып, аның мавыгулары, хыяллары һәм киләчәккә планнары турында сөйләштек. Ул ат спортында беренче адымнарын ясый.
Ат спорты – үзенчәлекле спорт төре, аның белән шөгыльләнү өчен физик әзерлек кенә җитеп бетми, иң мөһиме – аларны чиксез ярату. Ә Эльза Кашаповада ул җитәрлек: үзен белә-белгәннән бирле, кыз атларга тартыла.
– Бәләкәй чагымда мин курчаклар белән уйнарга яратмадым, миңа җәнлекләр. хайваннар ошый иде. 5 яшьләремдә мине атлар җәлеп итә башлады. Бу тартылуның каян килүен аңлата алмыйм. Әбиемнең элек аты булган, бәлки геннан киләдер, – ди кыз.
Шуннан бирле атлар Эльзаның тормышында зур урын алып тора. Ул атка атланып йөрү хыялы белән яна башлый. Былтыр аның хыялы чынга ашкан: атлар клубына язылып, ат спорты белән шөгыльләнә башлаган. Атлар турында сөйләгәндә, кызның күзләрендә очкыннар кабына, ул алар турында сәгатьләр буе сөйли ала. Беренче тапкыр атка утырган көнен дә яхшы хәтерли.
– 2023 елның 7 октябрендә без әнием белән Бөгелмә шәһәренә атлар клубына прокатка бардык. 11 октябрьдә минем туган көнем, шуңа күрә миңа бүләк кебек булды бу, – дип сөйли Эльза. – Беренче тапкыр атка утырып, түгәрәк буенча йөрү миңа бик ошады. Ул хисләрне аңлатып бетерә торган түгел. Ул көнне тренер безгә тренировкага язылырга тәкъдим итте. Әнием ризалашты. Һәм 14 октябрьдә минем беренче тренировкам булды. Миңа бия бирделәр. Аның көче, матурлыгы бөркелеп тора иде, миңа бик ошады. Шул көннән башлап, шимбә саен күнегүләргә йөри башладым, ә җәй көне атнага ике тапкыр кичләрен барачакмын. Хәзер минем татар токымлы атым бар, аңа җиде яшь. Хәзерге вакытта ул ярышларда һәм мин әлегә Америка юртагы белән шөгыльләнәм, аның кушаматы “Кудесник”.
Кыз аттан бөтенләй дә курыкмый, беренче тапкыр тоягын чистартканда гына бераз куркып торган.
– Бардым да атка утырып киттем түгел. Башта шөгыльләнергә кирәк, ат белән уртак тел табу да мөһим. Хәзер мин үзем җигә беләм. Тоякларын да чистартам, бу бик мөһим процедура, чөнки бу вакытта атның никадәр көчле булуын сизәм, – ди Эльза. – Безнең клубта атлар көчле һәм шул ук вакытта алар бик тыныч һәм акыллы. Күнегүләрдән соң без аларны кишер белән сыйлыйбыз.
Кызның әнисе, билгеле инде, аның өчен борчыла. Эльза моны яхшы аңлый һәм атлар янында бик сак булырга тырыша, тренировка вакытында иминлек кагыйдәләрен үти.
– Беренче тренировкада мин егылдым. Шуңа да әнием борчыла. Тик анда ат гаепле түгел иде, мин үзем карап бетермәдем, – ди кыз.
Бу тәҗрибә кызның балачак хыялын, канатларын кисмәгән. Киресенчә, бу вакыйга аңа атлар янында игътибарлы булырга кирәклегенә бер сабак булган.
Эльза атлар белән шөгыльләнүнең сәламәтлек өчен файдалы булуыннан да хәбәрдар.
– Ат терапиясе кеше сәламәтлегенә физик яктан гына түгел, психологик яктан да уңай йогынты ясый, шулай ук атканы турайтырга ярдәм итә, – ди язмабыз герое.
Эльза атлар турында кинолар карарга, аларның рәсемнәрен ясарга ярата, ат фигуралары җыя. Хәзерге вакытта аның 27 фигурасы бар. Кызның мәктәптәге өлгереше дә яхшы, ул быел 7нче сыйныфны тәмамлый.
– Бервакыт җәмгыять белеме укытучыбыз безгә хыялларыбызны рәсемгә төшерергә кушты. Мин атлар ясадым. Ул рәсем укытучыбызга шулкадәрле ошады, ул хәтта икенче атнада ат прокатына барды. Менә шулай мин аны кызыксындыра алдым, – ди кыз.
Эльза белән аның хыяллары, киләчәккә планнары турында да сөйләштек. Алар, билгеле инде, атлар белән бәйле.
– Бәләкәй чагымда минем ветеринар буласым килә иде. Хәзер минем ат полициясендә эшлисем килә. Мин инде интернеттан укыдым: Казанда ат полициясе мәктәбе ачканнар, – ди максатчан кыз.
Һичшиксез, Эльзаның балачак хыялы чынга ашар. Чөнки ул – бик тә үҗәт, максатчан, батыр кыз. Ул кыенлыклар алдында югалып кала торганнардан түгел. Аның әле бар тормышы алда, аны зур үрләр көтә.
Фото: Эльза Кашапова шәхси архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев