Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы юбилярлары: «Безнең тормыш китап язарлык»

Новозареченск бистәсендә яшәүче Марат һәм Люция Гыймаевлар бриллиант туйларын билгеләп үтә.

Гыймаевларның мәхәббәт тарихы моннан 63 ел элек булган очрашуга барып тоташа. Икесе дә Салих авылында яшәсәләр дә, бер-берсен белмәгән вакытлары. Кызга – 15, егеткә – 21 яшь була.

"Печән чабып кайта идем велосипедта. Карасам, чиләк тоткан бер кыз бара, танымыйм, – дип башлады сүзен Марат абый. –  Туктадым да, сөйләшеп киттек. Бик ошады ул миңа. Авылга җитәрәк, юллар аерылды. “Тизрәк үссәң, үзем алырмын”, – дидем дә киттем. Мин шаярып кына әйткән идем, чынлап туры килде".

"Көндез туплауга сыерлар төшә. Сыерыбыз күп сөт бирә, төш җиткәндәрәк, аны саварга барам. Кайтып килә идем, артымнан бер егет куып җитте. Сөйләшеп киттек", – дип искә ала ул танышу көнен Люция апа. 

Шулай шаярып сөйләшү фәрештәнең амин дигән чагына туры килә: яшьләр өч елдан өйләнешә.

"Безгә 1 май көнне никах укыттылар. Туй да булды, аны читтән карап тордык, элек туйда кияү белән кәләшкә утыра торган закон юк иде", – ди Люция апа, көлеп. 

Берничә айдан, озак кына уйланганнан соң, яшь гаилә Үзбәкстан якларына чыгып китә. Анда туганнары яши торган була. Утыз елга якын яшәгәч, узган гасырның туксанынчы елларында Гыймаевлар Новозареченск бистәсенә кайтып төпләнә. 

Аларның бар гомере хезмәттә уза. Марат абый җиденче класстан соң үк эшли башлый, Бөгелмә авыл хуҗалыгы механизациясе училищесын тәмамлый, тракторчы, балта остасы, ташчы булып 46 ел хезмәт куя, хезмәт ветераны исеменә лаек була. Ә Люция апа, югары уку йортында чит телләр факультетында белем алып, 28 ел укытучы булып эшли. Ул – Үзбәкстан халык мәгарифе отличнигы.

Икесе бер сүздә булып, үрнәк гаилә булып гомер итә Гыймаевлар. Үзләре кебек хезмәт сөючән, итагатьле 3 бала – ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр, аларга югары белем биргәннәр (хәтта берничә дипломга ия). Алар, тормышта үз юлларын табып, уңышларга ирешкәннәр. Гыймаевларның 5 оныклары, 2 оныкчыклары бар. 

Икесе дә биш вакыт намазны калдырмыйлар, Марат абый мулла булып тора. Туган-тумачалар, авыл халкы арасында абруйлары зур аларның.
Люция апа уңган хуҗабикә:  матур гөлләр, чәчәкләр үстерә. Шулай ук ул күз явын алырлык чәчәкләр, мендәрләр һәм башка төрле эшләнмәләр бәйли. Элек оекбашлар, тапочкалар, жилетлар, хәтта пальто да бәйләгән. Марат абый – хезмәт сөючән, кайгыртучан гаилә башлыгы. Ир-ат эшләренең барысы да кулыннан килә аның. Элек күпләп мал-туар асраган булсалар, бүгенге көндә бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.

 

Бриллиант туйларын билгеләп үтүче бу парның күзләрендә әле дә яшьлек, мәхәббәт  ялкыннары дөрли.

"Күңелләр, йөрәкләр гел яшь. Элек ничек булсак, хәзер дә шулай без. 60 ел бергә яшәвебезгә ышанып та булмы, әле кичә генә танышкан кебек", – ди Люция апа.

"Безнең тормышны җентекләп сөйли торган булсак, бер китап язарлык", – дип өстәп куя Марат абый.

Гыймаевлар хакында тулырак итеп "Хезмәткә дан" газетасыннан укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #годсемьи