Баулы авылларында Җиңү көненә әзерлек эшләре бара
Тиздән Бөек Җиңү бәйрәме. Шунлыктан ил буйлап, шул исәптән Баулы шәһәре һәм районы авылларында да әлеге көнгә әзерлек эшләре бара. Искә алу митинглары, бәйрәм чаралары узарга тиешле урыннар, истәлекле мәйданнар һәм һәйкәлләр җыештырып, кабат тәртипкә китерелә, яңартыла. Шундый өмә Кызылъяр авылында да оештырылды.
Авылның нәкъ үзәге булган мәдәният йорты тирәсендә һәрвакыт чисталык, пөхтәлек. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл дә мәдәният йорты ишегалдында диярлек. Һәйкәл 2015 елда яңартылган. Санаулы көннәрдән биредә дә авыл халкы һәм килгән кунаклар искә алу митингына җыелачак.
– Ел әйләнәсе Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне карап, чистартып, төзек итеп тотарга тырышабыз, – ди мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин. – Гомумән, авылыбыз чиста һәм матур булсын дип тырышабыз. Үзебезгә дә күңелле бит матур җирдә яшәсәк. Ә һәйкәлләр – ул изге урын дип саныйм. Сугышта илебез тынычлыгы өчен башларын салган авылдашларыбыз, кардәш- туганнарыбызның исемнәре уеп язылган. Без аларны онытырга хакыбыз юк. Кулдан килгәнчә, аларның истәлеген саклап, үсеп килүче буыннарга да калдырырга бурычлыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев