Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Батырлар онытылмый

26 апрель көнне "Натания" ресторанында чернобыльчеләр белән очрашу узды.

Чернобыльчеләр белән очрашу кичәсен район башкарма комитеты җитәкчесе С.Самонина ачып җибәрде. Ул илебез өчен авыр көннәрдә авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашкан якташларыбызга зур рәхмәтен белдерде һәм барысына да исәнлек, гаилә иминлеге теләде. Район чернобыльчеләр оешмасы рәисе И.Бакиров якты дөньядан киткәннәрнең фамилияләрен атады һәм аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Юбилейлары уңаеннан С.Самонина район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән В.Ермилов, М.Садрисламов, И.Тимаевларны бүләкләде, авария ликвидаторлары җәмәгать хәрәкәтендә актив катнашканы өчен, И.Таракановка хәрби комиссар И.Халитов грамота тапшырды. Очрашуга килүчеләрне М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары чыгышлары белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев