Бала зыян күргән
Ел башыннан районда юлда бер җәяүле бала зыян күргән.
"Нефтепровод" тукталышында автобуска утырганда бер малай таеп китә һәм аягы тәгәрмәчкә кысыла, нәтиҗәдә бала җиңелчә җәрәхәт ала.
Шуның белән бәйле рәвештә, Баулы ДАИ бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң якланмаган өлеше балалар булуы турында искәртә. Ата-аналар бу хакта онытмаска тиеш, ә транспорт йөртүчеләрнең мәгариф учреждениләре, җәмәгать транспорты тукталышларында аеруча сак булуы зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев