Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Алтын-көмеш бәйрәме

Бүген, 29 июньдә, чыгарылыш кичәләре көнендә, Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында алтын һәм көмеш медальләр алган егет һәм кызларны һәм аларның әти-әниләрен хөрмәтләделәр.

Үткән елдан аермалы буларак, бу елны мәдәният йорты залы тулы иде дияргә мөмкин, чөнки былтыр 19 кеше медальгә лаек булган булса, быел - 35. Матур күлмәкләр, костюмнар кигән бәхетле һәм бу уңыш белән чиксез горурланган яшьләрне һәм аларның әти-әниләрен район башлыгы Альберт Хәбибуллин, 1нче мәктәп директоры Ландыш Кәлимуллина, чыгарылыш укучысының әнисе Венера Каюмова тәбрикләделәр. Барлык медалистлар исеменнән укытучыларга һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен 7нче мәктәп чыгарылыш укучысы Эльмира Саттарова җиткерде. Бәйрәмне «Гөлләр» һәм «Примавера» иҗат коллективлары бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев