Алар Җиңүне якынайткан
Тыл һәм хезмәт ветераны Гамир Хөппәт улы Юзаев 1932 елда Татар Томбарлысы авылында туган. Ветеран бүгенге көндә дә улы Җәмил, килене Эльмира тәрбиясендә туган авылында гомер итә. Гамир абый, башка чордашлары кебек үк, яшьли авыр эш арбасына җигелгән. Өлкәннәр белән рәткә басып, колхоз эшендә тир түккән.
Ветеран Гамир Юзаев “Баулы-информ” редакциясе хәбәрчесенә тормышының кечкенә генә бер өлешен сөйләде. Ул чорларның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган сугыш чоры баласының һәр көне үзе бер җиңүгә тиң булган.
– Сугыш башланган дигән сүзләрнең мәгънәсен бик аңлап бетермәсәк тә, куркыныч икәнен, кайгы китергәнен чамаларлык яшьтә идек, – дип сөйли Гамир абый Юзаев. – Сугыш башланган көннән алып, безнең бер кайгысыз, бәхетле балачак көннәренә дә нокта куелды. Кичә генә урамда уйнап йөргән малай-шалайларның кулына ат дилбегәсе, сабан, сука һәм чалгы тоттырдылар.
Ул вакытларда авыл халкына нинди генә эш кушсалар да, алар аны карусыз башкарган. Кырдагы эшләр белән беррәттән, колхоз фермаларында эшләр өчен дә көчле ир-ат кулларын бала-чага, хатын-кыз һәм өлкән яшьтәгеләрнең куллары алыштырган.
– Кырга алып чыгалар иде, урып-җыю вакытларында кул белән борчак йолкый идек башта, аннары безгә ике озын таяк бирәләр иде дә печән ташый идек кырдан, – дип сөйли Гамир абый. – Җәйге вакытта күбрәк колхозда эшләдек инде, кырда. Кар эрү белән, арурак, гәүдәле малайларны тырмага алып чыгып китәләр иде. Шулай итеп, тырмага да йөрдек. Сентябрь – уку вакыты җиткәнче колхоз эшендә йөрибез. Аннары икмәк суктык, молотилка әйләнсен өчен, ат кудырталар иде әле бездән. Тәртәгә сигез ат җигелгән булыр иде. Ярты төнгә кадәр ат куа идек, туктатырга ярамый. Арыйбыз, тәртәгә терәлеп йоклап киткән чаклар да була иде, аннан егылып төшә идек.
Сугыш чоры балалары тагын нинди эшләр башкарган? Җиңү шатлыгын кичергән мизгелләре һәм башкалар турында тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев