Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

(28 март).Нәкъ бер ел элек Баулыда композитор Ганс Сәйфуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган концерт булган иде.

(28 март).Нәкъ бер ел элек Баулыда композитор Ганс Сәйфуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган концерт булган иде. Ул концертка күренекле якташыбызның җырларын башкаручы барлык җырчылар да килә алмады. Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында композиторның юбилеена багышланган тагын бер концерт булды. Ганс Сәйфуллин җырларын Закир Шаһбан, Резеда Шәрәфиева, Илфат Галимҗанов, Саҗидә...

(28 март).Нәкъ бер ел элек Баулыда композитор Ганс Сәйфуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган концерт булган иде. Ул концертка күренекле якташыбызның җырларын башкаручы барлык җырчылар да килә алмады. Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында композиторның юбилеена багышланган тагын бер концерт булды. Ганс Сәйфуллин җырларын Закир Шаһбан, Резеда Шәрәфиева, Илфат Галимҗанов, Саҗидә Әхмәтҗанова, Флүзә Әхмәрова башкарды. Яр Чаллы шәһәреннән килгән автор-башкаручы Флёра Коләхмәтова юбилярга һәм тамашачыларга үзе иҗат иткән җырларны бүләк итте. Тамашачыга концертны алып баручы нәфис сүз остасы Фаиз Мәйдуллин бик ошады. Ул, күп кенә башка алып баручылар кебек арзанлы мәзәк сөйләү белән мавыкмыйча, Әмир Камалиев, Зөлфәт Хәким кебек язучыларның юмористик хикәяләрнен укып тамашачы мәхәббәтен яулады. Тамашачылар концертта күргән һәм ишеткәннәреннән бик канәгать булып кайтып киттеләр.

Билетлар таралып беткән булуга карамастан, тамаша залында буш урыннар күп иде. Нигәдер бу хәл Баулыда бик еш кабатлана. Шундыйлар инде без, үз акчабызга билет сатып алмыйбыз, эш урынында бушка таратканнарының да кадерен белмибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев