Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кәбестә карагы

    Исергәп авылыннан Камил Шәмсуаров иҗат иткән хикәяне укыгыз.

    Югары  урам  Гайшәләрнең  бакчасы, уч  төбендәге   кебек,   ап-ачык  күренеп  тора. Уңган да соң аның ире Гайфи! Быел да урындык кадәр кәбестәләр үстерде! Кызыл  чөгендерләр, имән  казык  шикелле эре  кишерләр  үстерә. Вәт  ичмасам  яшелчә  бакчасы. Элгәре  заманда “Урал”  колхозы  миллионер  вакытта “песи”  Гайсә  бригадир  булып эшләгәндә, колхозда да үстерәләр иде андый бакчаны. Бүгенге көндә ике  баҗа  янәшәдә  генә, берсеннән-берсе  уздырырга тырышып, көнләшкән кебек ярышып, яшелчә  үстерәләр. Ул  бәрәңгене әйтәсе дә юк, кочагыңа утын  пүләне  кебек төяп алып кер. Ә кәбестәләр  кеше  күзе  кызыкмаслык  та  түгел.  Күршеләре Миргали  карт, күзләрен  челт-челт  йомып, һәр  көн  шул  кәбестә  түтәленнән  күзен  алмый. Вәт сиңа мә... Кибеттәге чәкүшкә аракының абзыйсы  булган, ярты  литрдан  аз  гына  кайтыш шешә бер кәбестә хакы тора бит... Абзагызга какрас  бер  көн  әйле-шәйле йөрерлек  була  бит. Күзе  кызды Миргали картның, план да  ул уйлаганча  барып  чыкса, татлы  хыял  дулкыннарында  ләззәтле  уйлар  белән  бергә-бер  тибрәлгән  мизгелдә, мич  каршында  нидер хәстәрләү  белән  мәшгуль  булган  гомер  юлдашы  Шакирәсенә:

    – Карале  карчык, үзең  күтәрә  алмассың  инде,  берәр  кәбестә  алып  кайтсам, кәбестә  бөкриләре  пешерер  идең  инде ә?

    Шакирәнең күптән  бу  хакта  әйтәсе  килсә  дә,  Миргалиенә акча  ышандырып  бирүгә  зерә  үк риза  түгел  иде шул карчык. Шулай  да, Шакирә карчык:

    – Бер  кәбестә  күпмерәк  тартыр  икән? – дип  әйтеп  куйды.  Аның  соравына  һич  тә  икеләнмичә  Миргали:

    – Йөз туксан тәңкә тирәсен  чеметер  әле, – дип, хәйләкәр генә җавап  бирде. Үзенең  саулыгы какшагач, кирәк-яракка иренә акчаны  чамалап  кына  биреп  өйрәнгән  Шакирә, мондый  төгәл  сан  әйтеп  биргәненә  Миргалиенә  ышанычы  арткандай булды. Бер  йөз  туксан  сум  акча  кулга  эләгүгә,  Миргали егетләрчә  кыю  атлап, кибеткә  кереп, үзенә кирәкле  шешәне  кулына эләктергәч, эченә  җылы  кереп  китте. Әһә..  хыялы  тормышка  аша ләбаса. Гайшә үзе дә эштә, ире  дә байтактан, машинасына  утырып,  каядыр  китте, балалары  укуда. Менә  ичмаса, Ходай үзе аңа ак  юлны ачып тора, ләбаса. Кырый  күрше Әхмәдиләр йорты буш, аларның  коймасын ике  якка  аерып  куйсаң, җәннәткә юл ачылгандай була. Биек  алабута арасыннан бераз иелеп барасы гына кала. Кибет ерактарак кала, анда әлегә керүче дә, чыгучы да күренми. Менә  хикмәт, күптән күзне кызыктырып  торган, авыз  суларын  китерә торган җәннәт нигъмәтедәй эре-эре кәбестәләр. Миргали иң зур баш кәбестәне сайлап алды. Кәбестәне тибеп сындырырга, сабагыннан аерырга күпме тырышса да, кәбестә тамыры  һич кенә дә бирешмәде. “Әй,чукынып  китсен сәнә, хатынга төбе  белән саталар, төбенең  весын  киметтереп  алдым”, – дип әйтермен әле дигән  хыял белән, кәбестәне ул төбе  тамыры  белән  йолкып, балчыгын  каккалап төшерде дә, күтәреп өенә кайтып китте. Билгеле, өйдә хатыны бу кадәр зур кәбестәне сайлап, хәтта  төбенә скидка  ясатып алып  кайткан иренә яратып карады.

         Кәбестә шулкадәр сусыл, тәмле булды. Икенче  көнне Шакирә  иренә:

    – Карале, Миргали, кышка  тозлап та куяр идек, авыр  булмаса, иртәгә дә берничә баш  кәбестә  алып кайт  әле. Бигрәк  свежий  икән, – димәсенме. Миргали аның соравына, күзгә күренеп кечерәеп, белмим шул дигәндәй, ике җилкәсен дә җыерып, уйга калды.

     Кибет хуҗасы Гыйлемдар, сәүдәсендәгеге җитешсезлекләрне, кайсыбер кешеләрнең хилафлыкларына күз  салып, кибете ишегалдына куелган видеокүзәтү пленкаларын  карап утыра иде. Ни  күзе  белән  күрсен, Миргали  агай,  баҗасының бакчасыннан кәбестә  күтәреп, берни булмагандай чыгып бара! Туры  килгәннән  файдаланып, берничә көн  үткәч, йөзенә бәреп әйтергә уйласа да, Гыйлемдар олы кешене артык хурландырасы килмәде. Әдәп саклап, кеше аркылы гына, Миргали агайның  кәбестә урлавын участковый Шәрип үз күзләре белән күргән икән, дип әйттерде. Бу көтелмәгән сүз, әлбәттә, Миргали  агайга ток суккандай тәэсир  итте. Озак кына урамда да күренмәде. Үзенең олыгайган көнендә “Кәбестә  карагы” дигән  яман атны һич тә кабул итәсе килмәде. Шулай  шул, техника  алга  киткән  заман, кәбестә  карагына да  контроль бар икән, шайтан  алгыры.

    Ә берничә көннән баҗасының. ике баш зур кәбестәне арбага салып, алар ишегалдына кереп баруын күргәч, кылган эшеннән гарьләнеп, күңеле тулып, елап җибәрде.

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: