Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Ябыгырга теләүчеләргә кайсы яшелчәләргә өстенлек бирергә кирәк?

    Табиб-диетолог артык авырлыктан котылырга теләгән кешеләр өчен кирәк булган яшелчәләрне санап үтте.

    Табиб-диетолог Наталья Пугачева артык авырлыктан котылырга теләгән кешеләргә кулланырга кирәк булган яшелчәләрне санап үтте.

    Аның сүзләренчә, төрле салатлар, бигрәк тә шпинат һәм сельдерей ябыгу өчен идеаль продукт булып тора. «Аларда клетчатка, фолий һәм аскорбин кислоталары күп. Моннан тыш, салатлар яфракларында калий күп», — ди.

    Файдалы матдәләрне яхшырак үзләштерү өчен, салатны аз гына үсемлек мае белән ашарга кирәк.

    Ябыгырга ярдәм итә торган яшелчәләр арасында кәбестә, кыяр һәм чөгендер дә бар. Аларда калорияләр аз. Бу продуктлар ашкайнату эшчәнлегенә ярдәм итә.

    Моннан тыш, диетолог рационга имбир, керән, суган һәм сарымсак та кертергә киңәш итте.

    «Аларның һәркайсының үз үзенчәлекле файдалы компонентлары, биологик актив матдәләре бар, алар антисептик, антиоксидант үзлекләргә ия. Бу сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар өчен бик файдалы», — ди белгеч.

    Фото:  pixabay.com

    Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/18-09-2020/yabygyrga-tel-chel-rg-kaysy-yashelch-l-rg-stenlek-birerg-kir-k-5771541

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: