Хатын-кызны чәче бизи
Салкын һава торышы безнең кул һәм бит тиресенә генә түгел, чәчләргә дә зур йогынты ясый. Кышка аяк басабыз, шуңа күрә аларга аеруча зур игътибар кирәк.
Кыска яки озын, калын булуына да карамастан, алар тоныклана һәм корыга әверелә. Бу бина эчендә җылыту системасы эшләү һәм фен белән еш файдаланудан килә. Болар башта кавык барлыкка килүгә дә сәбәп була. Йонлы баш киеме кигәнлектән, алар электрлаша. Һава температурасы уйнау аркасында, чәчләр кабарып тормый, чөнки баш тиресе бу стресстан арыну өчен артык май бүлеп чыгара. Чәчләргә салкын һава торышында ничек ярдәм итәргә соң? Бу сорауга табиб-дерматолог җавап бирә.
– Кыш көне чәчне теләсәк тә, теләмәсәк тә, фен белән киптерергә туры килә. Юеш чәч белән урамга чыгу беркемгә дә файдалы булмаячак. Чәчләрдә калган дым катып, аларга зур зыян салачак. Шуңа күрә чәчләрне термосаклагыч чаралар кулланып киптерергә киңәш итәм. Ләкин киптергәндә, артык кайнар һава өрдерергә ярамый. Матур һәм каралган чәчләр сәламәт баш тиресеннән башлана. Тирене дымландыра, тукландыра торган чаралар кулланырга кирәк.
Кышкы салкын һава чәчләр өчен бик зыянлы, шуңа күрә баш киеменнән йөрегез. Ләкин медальнең ике ягы бар. Һәрвакыт башлык, шарф яки капюшонга ышкылып торган чәчләрдә тире мае артык күп бүленеп чыга һәм аларның саклану үзенчәлекләре кими. Шуңа күрә натураль йоннан бәйләнгән баш киеменә өстенлек бирегез. Шулай ук чәчләр өчен кондиционер куллану да файдалы.
Ниндидер үзгәрешләр ясау өчен язны көтеп тормагыз – чәчтарашханәгә барыгыз. Чәчләрнең икеләнгән очларын кисеп тору, алардагы файдалы матдәләрнең бөтен чәч бөртеге булып таралуын тәэмин итәр. Икеләнгән чәчләр чуалучан була һәм сәламәт чәчләрнең коелуына китерә».
Коры чәчләр өчен битлек (маска)
Иң арзан һәм иң нәтиҗәле чараларның берсен тәкъдим итәбез. 2,5–3,2 процент майлылыктагы кефирны бүлмә температурасына кадәр җылытырга. Чәч төпләренә яхшылап ышкырга да, яулык бәйләп бер сәгать тотарга. Аннары шампунь белән юып алырга.
Фото: фрипик,ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев