Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Ванна бүлмәсен җыештыру өчен киңәш

    Баулы хуҗабикәләренә ванна бүлмәсен җыештыру өчен 10 киңәш тәкъдим итәбез

    Өйдә генераль җыештыру үткәрә башласак, ванна бүлмәсен иң ахырга калдырабыз. Анда бит ваннаны, раковинаны, унитазны, көзгеләрне юарга кирәк. Магазиннардан бөтен химияне җыеп кайтабыз. Ә ул чистарткыч әйберләр сантехниканың эмален ашый. Ванна бүлмәсен җыештыруның башка юллары да бар. Безнең әбиләр, әниләр ул химик чистарткычларның барын-югын да белмәгән. Кер сабыны белән содадан гайре бернәрсәләре булмаган. Аларны хәзер дә кулланып, менә дигән итеп чистартып була. 

    Менә бу 10 лайфхак вакытны да күп алмый, гаилә бюджетына да кырын сукмый: 

    1. Ваннага чем-ак кыяфәт бирер, пычрактан һәм бактерияләрдән чистартыр өчен мондый эремә әзерлиләр. 4 литр җылы суга ярты стакан уксус, бер стакан спирт һәм чирек стакан сода кушып болгаталар. Шушы сыекча белән ванна өслеген сөртеп, 15 минуттан салкын су белән юалар. 

     

    2. Краннар ялтырап торсын, тутыккан урыннар бетсен өчен өстенә тоз сибеп, лимон согы агызырга кирәк. Бик шәп чистарта, тирә-якка лимон исе тарала. 

      

    3. Ванна көзгеләре юынганда, теш чистартканда таплана. Яңа кебек ялтырап торсын өчен чәй кулланалар. Бик гади ысул – иске чүпрәкне каты кара чәйгә чылатып сөртеп кенә аласы. 

     

    4. Душ насадкасын еш кына каты су боза, су тамып тора башлый. Полиэтилен капка уксус салып, шуңа душ насадкасын тыгып төнгә калдырасың, иртән салкынча су белән чайкатасың – бар да җайлана. 

    5. Раковина ялт итеп торсын дисәң, «Детское» маен чүпрәккә тамызып сантехниканы сөртергә кирәк. 

     
     Бик мөһим! Җыштырганда кул тиресе бозылмасын өчен резин перчаткалар киеп эшләгез. Кирәк булса, битегезне марля битлек белән каплагыз. 

     

    6. Туалет юа торган щетканы шулай ук чиста тотарга кирәк. Кирәкмәгән тарага ярты стакан сода, ике аш кашыгы тоз, чирек стакан уксус чистартучы матдә концентраты һәм кайнар су салыгыз да щетканы бер сәгатькә шунда тыгып торыгыз. Аннары алып чайкагыз – өр-яңа кебек булыр. 

     

    7. Ванна бүлмәсендә душ шторасы яхшы шуып йөрсен өчен штора кидерелгән таякны вазелин белән майлагыз. 

     

    8. Ванна бүлмәсен җыештырганда түшәмнәрне дә яңартып, чистартып алырга кирәк. Шул ук уксус ярдәмгә килер. Чиләктәге суга уксус кушып, түшәм, стеналарны сөртеп чыгыгыз. 

     

    9. Хәзер унитазны чистартыр вакыт җитте. 10 мл  җылы суга 3 г сода, 2 г лимон согы кушыгыз. Шул сыеклыкны унитазга салып, 2 сәгатьтән соң щетка белән юып төшерегез. 

     

     10. Еш кына раковинага йә ваннага куеп торган кечкенә банкалардан түгәрәк эзләр кала. Бу хәл килеп чыкмасын өчен банка төбен үтә күренмәле лак белән каплыйлар. 

    Фото:  http://pixabay.com/ru

    Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/vanna-blmsen-yeshtyru-chen-10-layfkhak

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: