Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Уяныр өчен нәрсә ашарга?

Күп кешеләр иртәләрен каһвәдән башка күз алдына да китерә алмый.

Әмма организмны йокыдан уята торган тагын күп ризыклар барлыгын шактый кеше белми дә. Алар уятып кына калмый, көн дәвамына җитәрлек энергия белән дә тәэмин итә.  
Мисал өчен, чикләвекләр В төркеменә караган витаминнарга һәм магнийга бай. Алар арыганлыкны бетерә, өлкәннәргә дә, балаларга да көч-куәт өсти. 
Бөтнек баш миенең активлыгын арттыра.  
Банан тәмле генә түгел, файдалы ризык та. Ул углеводлардан, магний һәм фолий кислотасыннан гыйбарәт. Болар барысы да энергияне арттыра. Авокада да шундыый ук үзлекләргә ия.  
Имбирь уянырга ярдәм итә, иммунитетны ныгыта, кан әйләнешен яхшырта.  
Цитрусларга игътибар итегез. Шулай ук җиләк-җимеш һәм йогуртны бергә кушып ашаганда бик туклыклы һәм уята торган иртәнге аш килеп чыгачак.  
Теләсә кайсы цитрус- грейпфрут, мандарин, әфлисун согы организмга көч бирү үзлегенә ия. Төче чия, чия, җиләк, кара карлыган, кара җиләктә дә шулай ук әлеге үзлекләр бар.  
Кара шоколад турында да онытмагыз. Ул, кимендә 60 процентка какаодан тора һәм энергия чыганагы санала.  
Иртән торуга су эчегез. Нәкъ менә су иртән баш миенә кислород һәм туклыклы матдәләрне җиткерә торган транспорт ролен үти.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев