Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Тузганактан файдаланып калыгыз

Аяк астында никадәр кыйммәтле дару үскәнен, мөгаен, күпләр белеп тә бетермидер. Мәсәлән, тузганак тамырының файдалы матдәләргә иң бай чагы.

Файдасы нидә?
Тузганак тамыры күп авыруларга дәва. Чөнки анда үт кудыргыч, бавырны, бөерне сәламәтләндерүче, кан составын яхшыртучы, нервларны тынычландыручы, шешенүләрне бетерүче, авыртуларны басучы, буыннарны, сөякләрне дәвалаучы витаминнар һәм файдалы матдәләр бар.

Ничек әзерлибез?
Үләнне тамыры белән казып алабыз, тамырны кырмыйча гына, балчык һәм комнары калмаслык итеп юабыз. Шунысын истә тотарга: тамырларны озак вакытка суга салып куярга кирәкми. Тиз генә юып алырга һәм турап киптерергә кирәк.
Киптерелгән тамырны кофетарттыргычта онга өйләндерергә мөмкин. Кипкән тамырлардан төнәтмә ясап та эчәргә дә ярый.

Берничә киңәш:
1. Артриттан. 6 грамм кипкән тамыр һәм яфракларга 1 стакан су салып, салмак утта 10 минут кайнатырга. Төреп куеп, ярты сәгать төнәтергә. Көнгә 3 тапкыр 1 аш кашыгы эчәргә.
2. Гепатиттан. Тузганакны, бөтен өлеше белән бергә иттарткычтан чыгарып, суын сыгарга. Ярты стакан җылымса суга 1 аш кашыгы сыгынтыны салып эчәргә.
3. Экссудатив диатез – тән бозылудан. 1 чәй калагы тузганак тамырына 1 стакан кайнап торган су салырга. 1-2 сәгатькә төреп куярга. Сөзеп алганнан соң, ашарга ярты сәгать кала көнгә 3-4 тапкыр чирек (1/4) стакан эчәргә. Матдәләр алмашын яхшырта. Балаларга да кулланырга ярый.
4. Холециститтан. 3 аш кашыгы вакланган тузганак тамырына 2 стакан су салып, салмак утта 20 минут кайнатырга. Ашарга ярты сәгать кала көнгә ике тапкыр ярты стакан эчәргә.
5. Сөяк сынганда. Тузганак чәчәген, үги-ана яфрагы чәчәген, сирень чәчәкләрен һәм әрекмән тамырын тигез өлеш алырга. Ярты литрлы шешәнең 3/4 өлешенә катнашманы салырга. Шешә тулганчы аракы салырга. Ким дигәндә 21 көн төнәтергә. Озак төнәтсәң дә ярый. Тәнгә тидерү өчен ясала.
6. Эч катудан. 1 чәй калагы вакланган тузганак тамырына 1 стакан су салып, 20 минут салмак утта кайнатырга. Көнгә 3-4 тапкыр чирек (1/4) стакан эчәргә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев