Салкыннарда башыгызга киеп йөрегез
Салкын айларда табиблар башлыкны салмаска киңәш итә.
Һава температурасы түбәнәйгәндә организмда матдәләр алмашы процессы кими. Йөрәк тамырланган канны куу функциясе акрыная. Шул исәптән, үпкәләрдә вентиляция дә акрыная. Әгәр дә тән температурасы 26-27 градуска кадәр төшә икән, ул вакытта сулыш алу системасы параличланырга мөмкин. Бу баш миенең сулыш алу процессы белән идарә итүе бетә һәм сулыш алу туктый, дигән сүз.
Салкыннан кешенең колагының өч өлеше дә зыян күрүе бар.
Башлыксыз йөрү чәчләр өчен дә зыянлы. Бигрәк тә баш өслегендәге тамырлар аз гына салкыннан да зыян күрүе ихтимал.
Әгәр урамда -3 градус кына булса да, җилле көнне салкынрак тоелачак. Башны ул кадәр өшетергә ярамый, ди трихологлар. Андый һава температурасында тамырларга зыян килеп, чәчләрнең туклану процессы бозылмасын өчен башлык кияргә кирәк. Юкса, чәчегез коела башларга мөмкин. Бу хатын-кызларга гына түгел, ир-атларга да кагыла. Салкында чәч фолликулаларына зыян килә һәм алар югара, коела башлаячак, ди белгечләр.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев