Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Пиннек әзерләр вакыт

    Пиннек әзерләүнең үз вакыты, үз тәртибе бар. Алар турында “Хезмәткә дан” газетасына Баулыда яшәүче Салиха Зарипова сөйләде

    Кыш өчен күпләп пиннекне яфраклар ныгыгач, каен агачында беренче “алка”лар күренә башлагач җыя башларга кирәк. Ләкин шунысын онытмагыз: “алка”лы ботакларны пиннек итеп бәйләргә ярамый. Мондый пиннек сыйфатлы булмый.

    Пиннекне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хәзерләргә ярамый. Аны бары тик кояшлы, яңгырсыз көндә генә бәйлиләр. Ботакларны иң яхшысы иртәнге якта, чык кипкәннән соң җыярга кирәк. Пиннек өчен каенның аскы, бер тапкыр да чәчәк атмаган ботакларын сындыралар. Пиннек әзерләүнең бар таләпләрен үтәгән очракта гына анда файдалы матдәләр сакланып кала.

    Пиннекне күләгәле җиләс урында, бер-берсенә тидерми генә колгага элеп киптерәләр. Бәйләгәндә бавын нык итеп кысып куярга ашыкмагыз, җиңелчә генә бәйләгез. Бу – ботаклар тигез булып кибү өчен шулай эшләнә. 6-7 көннән соң, пиннек бераз кипкәч, аның бәйләвечен тагын бер кат ныгытырга киңәш ителә. Менә шуннан соң гына аларны бер-берсенә якын итеп терәп, сакларга куярга да була. Әгәр дә пиннекне башта ук каты итеп бәйләп куясың икән, аның эчке өлешендә калган яфраклары төсен үзгәртәчәк. Кайбер очракта карасу төскә керергә мөмкин. Мондый пиннекнең исе хуш булмаячак. Әлеге ис себеркене пешекләгәннән соң чыга. Дөрес кипкән очракта аның яфраклары тонык яшел төстә була.

    Пиннек җилләткеч кебек формада булырга тиеш, идән себеркесе кебек җыйнак түгел. Пиннекне мондый формага кертү өчен, колгага асып түгел, сәкегә яки идәнгә җәеп киптерергә киңәш ителә. Көн саен өстен аска әйләндереп торырга. Июнь аенда җыйган пиннекнең яфракларында гына түгел, ботакларында да файдалы матдәләр күп була. Мондый пиннек белән чабынганда, аның ботаклары тәнне авырттырмаячак, йомшаграк төшәчәк.

    Өлкәннәр сүзенә колак салсак, каен пиннеген Питрауга кадәр җыеп, киптереп өлгерергә кирәк. Соң җыелган пиннекнең сихәте артык көчле булмаячак.

    Имәннән дә пиннек ясарга була, аны август аенда әзерлиләр. Бер имән пиннеге белән өч-дүрт мунчада чабынып була.

    Кычыткан пиннеген җәй урталарында, чәчәк атар алдыннан яки чәчәк атканда әзерләргә киңәш ителә. Мондый себерке белән чабыну үзе бер сихәт бирә. Кычыткан тәнне чага дип куркырга кирәкми. Әлеге пиннек белән чабынганда ул тәнне чеметеп ала, тире кызара, ялтырап кала. Миллек калдырган бу эзләр организм өчен файдага гына. Кычыткан – радикулит, ревматизм, подагра кебек авырулардан котылырга ярдәм итә.

    Чия, карлыган кебек җимеш агачларыннан, миләштән, зиректән, юкәдән дә шифалы пиннекләр әзерләргә була. Аларның барысы да кеше организмы өчен бик файдалы. Берничә төрле агачны бергә кушып эшләсәң, тагын да яхшы. Ылыслы агачлардан да себеркеләр хәстәрләп куярга була. Тик яфраклы агачлардан аермалы буларак, кипкәннән соң ылыслар коела башлый.

    исеңдә тот

    – Пиннекне коры, кояшлы көндә төшкә кадәр җыярга кирәк.

    – Пиннек әзерләгәндә агачның артык ботакларын гына алыгыз, үсентеләргә зыян китермәгез.

    – Ботакларны сындырып кайту белән пиннек ясарга ашыкмагыз, берәр сәгать чамасы күләгәле урында җилләтегез.

    – Юл буйларыннан, сәнәгать объектлары янында үскән агачлардан пиннек әзерләргә киңәш ителми.

    Фото: /yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: