Пешкән урынны дәвалау ысулы
Гадәттә, кинәт кенә килеп чыккан күңелсезлектән күпләр югалып кала. Шул урынга үсемлек мае, кремнар сөртергә ашыга.
Болай эшләргә ярамый. Май, элпә кебек каплап, “парник эффекты” ясый. Тәннең пешкән урынына кислород керми. Нәтиҗәдә, яра төзәлми җәфалаячак, ә авырту көчәячәк кенә.
Иң яхшысы — пешкән урынны краннан агып торган салкын су астына куярга. Әлбәттә, монда күп нәрсә пешүнең дәрәҗәсеннән һәм мәйданыннан тора.
Кечкенә урыннарны дәвалау өчен борынгыдан килгән чара — кер сабыны. Ул авыртуны баса, пешкән урында барган кислоталы реакцияне нейтральләштерә. Шулай ук өй аптечкасында “Пантенол”, "Левомеколь" , "Мирамистин" кебек чаралар булса яхшы. "Банеоцин" порошогы шәп!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев