Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Карлыганның кырык файдасы

14 июльдә Карлыган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, кайнатылмый торган карлыган рецепты тәкъдим итәбез.

Җәйнең уртасына да якынлашабыз. Бакча тулы яшелчә, җиләк-җимеш гөрләп үсә. Шул исәптән, карлыган да өлгерә.

Кара карлыган

Кара карлыган – калийга иң бае. Составында В, Р, Е, А, С, К төркеменә караган витаминнар, фосфор кислотасы, шикәр, тимер бар. Көненә 20 карлыган җиләге ашасаң, иммунитет ныгый. Кышка ничек теләсәң, шулай сакларга була – барлык файдалы үзлекләре саклана. Кара карлыганнан тәмле десерт та әзерләргә була. Ә без бүген кайнатылмый торган кайнатма ясарга өйрәтәбез.

Кайнатма өчен 1,5 кг шикәр комы, 1 кг кара карлыган һәм 1 әфлисун алына. Әфлисунны кабыгы белән һәм карлыганны блендер яки иттарткыч аша чыгарабыз. Өстенә шикәр комы салып, яхшылап болгатабыз һәм бүлмә температурасында берничә сәгатькә калдырып торабыз. Берничә тапкыр болгатып алабыз. Шикәре эреп беткәч, стерильләштерелгән банкаларга салып, өстен капкач белән ябып, суыткычка куябыз. Кайнатма киләсе җәйгә кадәрдә яхшы саклана.

Кызыл карлыган

Кызыл карлыган үзенең файдалы үзлекләре буенча кара карлыганнан бер дә калышмый. Ул салкын тигәндә ярдәм итә, тирләтә, температураны төшерә, җиңелчә генә эчне йомшарта, аппетитны ача, матдәләр алмашын яхшырта. Карлыган согы азканлылыктан булыша, иммунитетны күтәрә. Кызыл карлыганнан әзерләгән морс бигрәк тә файдалы.

Ак карлыган

Ак карлыган составында майлар, аксым, клечатка, А, В, Е, Р витаминнары, макроэлементлар (калий, магний, натрий, фосфор) һәм микроэлемент – тимер бар. Ак карлыган балалар өчен дә файдалы. Чөнки ул сабыйларда аллергия китереп чыгармый. Шулай ук йөрәккә файдасы бик күп, бала организмында кан әйләнешен яхшырта, йөрәккә тулы көч белән эшләргә ярдәм итә. Моннан тыш, ак карлыган сусауны да баса.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев