Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Ит төрләре һәм аларның файдасы турында.

Сез нинди иткә өстенлек бирәсез?

Сыер итендә А витамины кишердәгегә тиңләшә. Сарык итеннән майлы дип баш тартучылар күп. Анда кан тамырларын холестерин төерләре утырудан саклый торган лецитин күп. Шуның өстенә сарык ите тимер микъдары буенча да чемпион.

Куян ите диетик санала, аның калориялелеге түбән, май юк диярлек, ул яхшы үзләштерелә, аллергия чыгармый. Шуңа кечкенә балаларга да курыкмый бирергә була.

Тавык итендә аксым кызыл иттән күбрәк. Шуңа тавык итенә культуристлар өстенлек бирә. Протеин мускулларны үстерә. Тавык итендә А витамины, тимер күп.

Күркә ите фосфор микъдары буенча балык белән ярыша ала. Күркә итен яратучыларның тешләре нык, ул акыл эшчәнлеген яхшырта. Күркә ите — диетик, аның 100 граммында 60 ккал гына.

Пешергәндә файдалы үзлекләрен сакласын өчен, итне зуррак кисәк алып, салкын суга салыгыз. Тозны әзер булыр алдыннан гына өстәгез. Болай ит йомшаграк булып пешә.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев