Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Иртәнге ашка нәрсә ашарга?

Табиб-диетолог сәламәтлек өчен файдалы гына түгел, ә артык килограммнардан да котылырга ярдәм итә торган иртәнге аш турында сөйли.

Бу - пешерелгән, йә кыздырылган йомырка. Белгеч фикеренчә, йомыркадагы протеин, селен һәм В витамины чагыштырмача кыска вакыт эчендә авырлыкны киметергә ярдәм итә. Алар гадәти ярма яки бутербродлар белән чагыштырганда яхшырак.

Тавык йомыркасын куллану зарарлы холестеринны арттырмый, дип ачыклык кертә диетолог. Ит һәм колбаса урынына белгеч йомыркага яшелчәләр, гөмбә, балык, шпинат һәм сарымсак, куркума өстәргә киңәш итә. Иртәнге ашка эшкәртелгән ит, ярымфабрикатлар, төрле камыр ризыклары һәм тиз пешерелә торган боткалар куллану зарарлы дип искәртә ул.

Чыганак: shahrikazan.ru

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев