Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Яңа ай тулганда теләкләр теләгез

Бүген — Ай туган көн. Ялгыш эшләрдән сак булыгыз.

Бу арада төннәр бигрәк караңгы тора, шомландыра, шикләндерә торган вакыт. Бәлки, күктә Ай булмаганга да шулай тоеладыр. Ноябрьнең беренче көнендә гадәти астрономик күренеш башлана — Мәскәү вакыты белән 15:48 сәгатьтә яңа Ай туачак. Яңа туган Ай бу вакытта Чаян йолдызлыгында булачак, бу аңа үзенчәлекле характер бирәчәк.
Астролог Юлия Гикис Чаян билгесе астында туган Ай вакытында акча темасы аеруча мөһим булачак, ди. Бу чорда ул барлык бурычларны түләп калырга яисә капиталны арттырырга киңәш итә.
Бу көннәрдә акча туздырырга киңәш ителми. Югыйсә, Чаян билгесе тәэсирендә сатып алынган әйберләр файдасыз булырга мөмкин. Яңа Ай туганда бурычка батмагыз, бу хәлнең азагы хәерле бетмәс, ди белгеч.
Астрологлар яңа Ай туганда уйларга, анализларга, план төзергә киңәш итә. Ә менә бераз соңрак – үсеп килүче Ай вакытында боларның барысын да тормышка ашырырга мөмкин булачак.
Шуны истә тотыгыз, яңа эшләрне Ай күздән югалган вакытта түгел, ә күктә кечкенә урак барлыкка килгәч, башларга кирәк. Күк йөзе буш булганда, уйларны рәткә китерү яхшырак булыр.
Яңа Ай туган чорда шулай ук тынычлык һәм дипломатлык саклап, бәхәсләрдән һәм ызгышлардан качарга киңәш итәләр. Гомумән артык активлык күрсәтмәскә кирәк. Чаян билгесе хисне, теләкне һәм дәртне көчәйтергә мөмкин.
Ай туган көнне теләгән теләкләр тормышка аша, диләр. Йортка байлык җәлеп итү өчен дә бу вакыт уңышлы санала.
Яңа Ай туганда яхшы теләкләрне күбрәк теләгез, чөнки аның энергиясе барлык теләкләрне тормышка ашырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев