Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Гөреҗдә гөмбәсен җыю буенча киңәшләр

Бу гөмбәнең агулы аналогы юк, әмма гөреҗдә дип алданырга мөмкин булган гөмбәләр җитәрлек.

Гөреҗдәнең эшләпәсе бүрәнкә (воронка- рус.) сыман, эшләпә кырыйлары аска караган. Өслеге сөт төсендә яисә бераз саргылт, кайвакыт көрәнрәк таплар белән капланган булуы мөмкин. Яңгырдан соң яисә томан төшсә, бу гөмбә өслеген бераз лайла каплый.
Гөмбәнең согы җиләк-җимеш сокларын хәтерләтә. Ә киселгән җиреннән чыккан согы, һава белән кушылганнан соң, соры-саргылт төскә керә.
Гөреҗдәне нарат, каен урманнарында очратырга була. Алар зур булмаган “уйдыклар” ясап үсә.Гөреҗдә гөмбәсендә аксым күп. Тыгызлыгы югары булганлыктан, тозлау өчен бик яхшы. Тозланган гөреҗдә гөмбәсе 90 процентка судан тора, әмма С витаминына бик бай.
Ялган гөреҗдәләр агулы түгел, әмма бик тәмсез һәм шартлы рәвештә генә ашарга яраклы гөмбәләр исемлеген керә. Андый гөмбәләрне бик озак суда тотып һәм озак пешергәннән соң гына ашарга ярый. Ялган гөреҗдәнең эшләпәсен пычак белән кырып карасагыз, ул “тавыш” чыгарачак.
Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев