Гөлләр шаулап үссен өчен нәрсә сибәргә?
Үсемлек озынлыкка үсеп китмәсен өчен бу айларда аларны күп ашларга ярамый. Гөлләргә киләчәктә корткычлар һөҗүм итмәсен дисәгез, утыртканда ук туфракка 3-4 шырпы башы салыгыз.
Корткычлар барлыкка килгән очракта, гөлнең яфракларына һәм ботакларына кер сабыны һәм берничә тамчы спирт кушылган су сиптерегез. Гөлләр күп итеп чәчәк атсын өчен суган кабыгын пешереп, төнәтмәне 1:10 исәбеннән су белән кушарга һәм аена ике тапкыр гөлләрне тукландырырга була.Гөлләр банан кабыгын да бик ярата. Кабыкны гөл төбенә күмегез һәм 2-3 көннән аңа су сибегез. Яфраклар һәрвакыт яшел булыр.
Кышын һәм көзен гөлләргә суны иртән сибәргә кирәк. Җәен һәм язын — кич белән. Гөлләрнең яфрагы “сусыл”яшел булсын өчен алар яфракларына су сиптергәндә камфар спирты салырга кирәк. 1 литр суга 2-4 тамчы спирт җитәчәк. Кактусларны сөт белән тукландырырга була. Әмма сөтне күп салырга ярамый, чөнки туфрактан тәмсез ис килә башларга мөмкин.Кыш көне гөлләр матур булсын дисәгез, шикәрле су сибегез. 1 стакан суга 1- 2 кашык шикәр комы кушып сибү үсемлекләргә җитмәгән кояш нурларын компенсацияләячәк.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев