Файдалы киңәшләр
Бөерләр сәламәт булсын өчен
1. Су күп эчегез. Салкын вакытта көн саен литр ярым, эссе һава торышы булганда, 3 литр су эчәргә кирәк. Авыр физик эш эшләгәндә суны еш эчеп тору мөһим.
2. Эссе чорда минераль суларга өстенлек бирегез. Гади су югалган тозларны һәм минералларны кире кайтармый.
3. Баллы газлы суларны эчмәскә тырышыгыз. Сусауны басарга теләп, сез артык шикәр аласыз.
4. Кече йомышны да тоткарлап торырга ярамый. Сидек куыгы һәрвакыт буш булырга тиеш. Балаларга карата бу мәсьәләдә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
5. Ниндидер биологик актив кушылмалар, гәүдә авырлыгын киметә торган препаратлар, шикле витаминнар эчүдән тыелып торыгыз. Башта һәрвакыт табиб белән киңәшләшергә кирәк.
6. Үздәвалану белән шөгыльләнмәгез. Табиб кушуыннан башка эчкән авыртуны баса торган дарулар, антибиотиклар, бәвел кудыргыч препаратлар бөерләрнең дөрес эшләмәвенә китерә.
7. Әгәр сез югары кан басымыннан интегәсез икән, бу симптомнар да бөер авырулары белән бәйле булырга мөмкин.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев