Черкидән котылу чарасы
Черки кебек кан эчүче бөҗәкләрдән котылу өчен әллә күпме чаралар уйлап тапканнар, ә барыбер бу вак явыз затлар кешеләрне талый. Кемгәдер химик чаралар медицина күрсәтмәләре буенча туры килми, кемдер аларны сатып алырга бик кыйммәт дип саный.
Ләкин безнең ата-бабаларыбыз химия сәнәгате чәчәк атканчы чебен-черкидән талатмыйча яшәгәннәр. Шуңа күрә, әйдәгез аларның черкиләргә каршы рецептларын искә төшерик.
Балачакта әниләр һәм картәниләрнең йоклар алдыннан канәфер исе килгән одеколон сипкәннәр. Черкиләр хушбуй исенә килмәгән.
Рецепты бик гади: 50 грамм аракыга бер чәй калагы коры канәфер кушыгыз, бер атна караңгы урында тотыгыз, шуннан соң лосьон кулланырга әзер була.
Әгәр дә аракы кушып ясалган төнәтмә аркасында тире ялкынсынуыннан курыксагыз, аны су белән алыштырырга мөмкин. 5 грамм канәфер өчен бер стакан кайнап торган су кирәк, аны 15 минут каплап тотабыз. Мондый төнәтмәне, әлбәттә, әзер булганнан соң кулланырга кирәк, чөнки бер көннән исе бетәчәк.
Канәфер төнәтмәсе сөртеп ятсагыз, усал черкиләр качып бетәр, төнлә ачык тәрәзәләр белән дә тыныч итеп йокларсыз.
Фото: фрипик,ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев