Баулы хуҗабикәләренә киңәшләр
Хуҗабикәләргә балыкны ничек сакларга булуны аңлатып китәбез.
Балыкны бүлмә температурасында тотарга ярамый. Суыткычта да чи балыкны ике көннән артык тотмагыз. Әмма ул чистартылган һәм юылган булырга тиеш. Аны корытып, пленка белән төреп куегыз.
Суыткычның туңдыру бүлегендә балык, нинди төрдә булуына карап, өч айдан ун айга кадәр тора ала. Сардина белән сайра, әйтик, ике генә ай саклана, ә минтай белән диңгез алабугасы (морской окунь) бер елга кадәр.
Кайнар юл белән ысланган балык та суыткычта ике көн тора. Суыткычта катырсагыз, бер айга кадәр кулланырга була.
Салкын ысул белән ысланганы озаграк саклана. 0- +5 градуста – 30 көн, 0дән 5 градус суыкта – ике айга кадәр.
Тозлы балыкның яраклылык вакыты тозлылыгына һәм нинди төргәктә булуына бәйле. Аз тозланганын – өч көн, уртача тозлыктагысын унбиш тәүлек сакларга мөмкин. Вакуумлы савыттагысын суыткычта бер ай тота аласыз.
Кыздырылган һәм пешкән балыкны бер-ике көн эчендә ашап бетерергә тырышыгыз.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев