Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Бакчачылар колагына

    Май – бакчачылар өчен иң җаваплы чор. Бар нәрсә дә эшләрнең тиешле вакытта башкарылуыннан тора: уңышы да, бакчаның сәламәтлеге һәм яме дә.

    Башкарасы эшләр

    Май башы – бакчада зур җыештыру чоры: бар чүп-чар җыеп читкә чыгарыла, тирә-як тәртипкә китерелә. Теплица, парникларны тәртипкә китерегез, пыялаларын юыгыз. Су юлларын чистартыгыз. Бакча инвентарьларын тәртипкә китерергә вакыт җитте: аларны актив кулану чоры килеп җитте.

    Мүлчәләү һәм ашламалау

    Бакчадагы туфракны гел йомшартып, чүп үләннәреннән арындырып торыгыз, аларга орлыкланырга юл куймагыз. 

    Куаклар, җимеш агачлары, күпьеллык чәчәкләрнең төпләрен мүлчәләргә кирәк. Моны яңа компост, черемә, яхшы бакча туфрагы белән эшләргә мөмкин. Мүлчә туфрак составын яхшырта һәм яхшы ашлама булып тора, анда үсемлекләргә кирәкле барлык матдәләр дә диярлек бар.

    Май аенда төрле корткычлар һәм бакчада очрый торган чирләр белән көрәш алып бару мөһим. Җимеш агачлары һәм куакларын химик препаратлар белән соңгы чиктә генә эшкәртергә киңәш ителә. Агачлар чәчәк аткан вакытта, бал кортларын харап итмәү өчен, ядохимикатларны кулланмагыз!

    Тәҗрибәле бакчачылар зарарсызландырыр өчен ылыслылар, тузганак, тырнакгөл, сарымсак, горчица һ.б. төнәтмәләрен файдалана. Куерган бакча өчен болар иң яхшы көрәш чаралары.

    Яшелчә культураларын якынча халык сынамышларына нигезләнеп утырталар:

    Чаганнарда алкалар күренгәч тә, чөгендер утыртыла;

    Усак чәчәк атуга – кишер чәчәр вакыт җитә;

    Каеннарда яфраклар күренүгә – бәрәңге чәчелә.

    Май аенда помидор һ.б. үсентеләрне тәрбияләү дәвам итә. Шулай ук кыяр, карбыз, кавын орлыкларын үсенте өчен савытларга утыртыгыз.

    Иртә утырткан помидор үсентеләре кирәгеннән артык үсеп китсә нишләргә?

    Башын 20 сантиметр озынлыкта кисеп алыгыз да, аскы яфраклардан чистартып, суга утыртыгыз, ул тамыр җибәрәчәк. Аннан аны туфракка утыртырга була. Төп үсентене дә ташламагыз, ул да ян ботаклар җибәрәчәк.

    Күчереп утыртуның аерым кагыйдәләре бармы?

    Үсентенең тамыры ачык булмасын. Аны күчереп утырткач 15 көн үткәннән соң гына төбен өяргә. Анысы да 10-12 сантиметрдан артмасын. Утырту чокырына су сибәргә дә, үсенте яхшылап туфракка киткәнче 10 көн су сипмәскә.

    Теплицада помидор һәм борычның төрле сортларын бергә утырту ярыймы?

    Помидор сортларын бергә утыртуның зыяны юк. Тик менә борычның кызылын, сарысын, әчесен бергә утыртсаң, үзара серкәләнеп, тәмнәре һәм төсләре үзгәрергә мөмкин.

    Алмагач һәм...

    Сез беләсезме, яшелчәләр генә түгел, җиләк-җимешләр дә үзенең күршеләрен сайлап ала икән. Әйтик, һәр бакчада үскән алмагач тирәсенә календула чәчәге яки әнис утыртыгыз. Алар корткыч бөҗәкләрне куркыта. Ә менә миләш агачына алмагач янәшәсендә урын юк! Икесе бергә булса алмаларның яртысы черек булачак. Сәбәпчесе — көя күбәләге. Аның личинкалары миләштән алмагачка күчә. Күп кенә бакчачылар кызыл һәм кара карлыганны бергә утырта. Имеш, кардәшләр. Юк шул! Алар берсен берсе сөйми. Кара карлыган янына зелпе (жимолость) утыртырга кирәк. Ә менә суган бөре талпаннарын куркытачак. Крыжовник кызыл карлыганны ярата. Ә менә кура җиләге чып-чын эгоист. Бер генә куакны да, агачны да яратмый ул. Аларның дымын үзенә суыра, тамырларына үсәргә ирек бирми. Шунлыктан аның үзен генә утыртырга кирәк. Сырганак (облепиха) ромашка, зәңгәр мәтрүшкәне ярата. Сүз уңаеннан, бу үсемлекләрне кушып, үлән чәе ясарга була. Сырганак кура җиләге, кара карлыган, бакча җиләге, бәрәңге, помидор белән дус түгел.

    Фото: yandex.ru

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: