Бакчада эшләгәндә нәрсәгә игътибар итәргә?
Җәй җиттеме, күпләр бакчасында кайнаша. Чүп утый, кишерен, чөгендерен сирәкли, бәрәңге төбен өя.
Мондый эшләрдән соң, бигрәк тә эссе чорда булса, күпләр йөрәк чәнчи, тын кысыла, күңел болгана, дип зарлана. “Ашыгыч ярдәм” хезмәтен бакчага чакыручылар да җитәрлек. Табиблар арасында “бакчачы синдромы” дигән төшенчә дә барлыкка килгән.
– Йөрәк авырулы кешеләргә кыздырган кояш астында физик эш эшләргә ярамый.
– Башны түбән иеп чүп утау – бик куркыныч. Башка кан саварга, кинәт кан басымы күтәрелергә мөмкин. Нәтиҗәдә, инсульт булуы бар.
– Бакчада эшләү вакыты түбәндәгечә бүленергә тиеш: 30 минут эшлисең, 15 минут ял итәсең.
– Бакчага үзең белән кирәкле даруларны, кан басымын үлчәү аппаратын алып килергә онытмагыз. "Ношпа" спазмнарны бетерә, кан басымын да төшерә, "Глицин" баш миенә файдалы, "Валокордин", "Корвалол" кан тамырларындагы киеренкелекне киметә.
Нәрсә ашарга?
– Күбрәк су эчәргә тырышыгыз. Газлы сок, квастан баш тартып, чиста су, морс, яшел чәй куллансагыз яхшырак. Ә менә йөрәк ишемиясе булган кешеләргә киресенчә, су күп ярамый. Көненә 800 миллилитр сыеклык җитә.
Организмдагы артык су кан басымын күтәртергә дә мөмкин.
– Йөрәк эшчәнлегенә кирәкле калий, магнийга бай ризыклар: күрәгә, йөзем, банан, карабодай ашарга кирәк.
– Майонез, тозлы, ысланган ризыклардан ерак торыгыз. Сәламәт кешегә көненә 5-6 грамм тоз рөхсәт ителә, ә йөрәк авырулы кешеләргә 1-2 грамм тоз да җитә.
Табиб белән киңәшләшегез
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев