Авыл мае иммунитетны ныгыта
Белгеч организмның салкын тиюгә каршы торучанлыгын арттыра торган ризыкларны атады.
Гастроэнтеролог-диетолог сүзләренә караганда, авыл мае, сары май һәм сарымсак иммунитетны ныгыта, организмның салкын тиюгә каршы торучанлыгын арттыра алган иң нәтиҗәле ризыкларның берсе булып тора.
Сары майда B, A, E, D, PP төркемендәге витаминнар, кислоталар, фосфор, цинк, бакыр, тимер, кальций бар, дип сөйли табиб.
– Аның төп компоненты – май кислотасы – кан тамырларының эластиклыгын арттыра һәм эчәк микрофлорасына файдалы йогынты ясый, – дип аңлата табиб.
Аның сүзләренчә, көнбагыш һәм зәйтүн майлары да кискен вируслы авырулар вакытында сәламәтлек өчен файдалы.
Сарымсак табиблар тарафыннан туклыклы матдәләр буенча «чемпион» дип санала. Анда С, В, фосфор, селен, кальций, калий, магний, натрий, цинк һәм тимер төркемендәге витаминнар бар. Бу ризык сәламәтләнүне тизләтә һәм ОРВИ белән авыру вакытын кыскарта, ди белгеч.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев