Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

50дән өлкәнрәк хатын-кызларга киңәшләр

50 яшьтән артып киткән хатын-кызлар өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез.

1. Сезнең чәчләр умрау дәрәҗәдән озынрак булырга тиеш түгел.
2. Әгәр сезнең тәнегез зәйтүн йә кара кучкыл төсендә түгел, кызыл помада сезгә килешмәс. Ул картайта. 
3. Әгәр берәр чарага барсагыз, зәңгәр төсле джинс кияргә кирәкми (ә менә кара төсле джинс яраклы).
4. Тезләрегезне ачмагыз. 20 яшьлек кызлар белән ярышырга тырышмагыз. 40тан башлап хатын-кызның матурлыгы чишенеп йөрүдә түгел,  ә стилендә. 
5. Һичкайчан бретелькалы әйбер кимәгез.
6. Кыска юбкалар тыела. Кыска юбканы кара колготка белән генә киергә ярый.
7. Кайчандыр сезгә яраклы булган мода трендларны кием-салымга кайтармагыз.
8. Эшләпәләрне кояштан саклану өчен генә киегез.  Эшләпә кигән кеше игътибар җәлеп итәргә теләуче кешегә ошаган.
9. Күп аксессуарлар кимәгез, кыяфәтегез җыйнак булсын.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев